Аксубай ветераны юкка чыккан Образцово поселогында узган бала чагын хәтерли
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны юкка чыккан Образцово поселогында узган бала чагын хәтерли

Мария Федоровна Коннова 95 яшьлек юбилеен якыннары янәшәсендә каршы алды.

Юбиляр үзенең кызы Александра белән яшәгән зур булмаган, әмма уңайлы фатирына улы, оныклары, хәтта оныкчыклары кайтуына чиксез шатланды.

Тантана сәбәпчесен истәлекле туган көне белән тәбрикләргә район башлыгы Камил Гилманов шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров белән килде.

– Сез озын гомер юлы узгансыз. Сезнең бала чагыгызга сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, әмма Сез сыгылмагансыз, сынмагансыз, – дип билгеләп үтте район башлыгы, ветеранны котлап.

Мария Федоровна тумышы белән кайчандыр Югары Баланда авылыннан чыккан кешеләр яшәгән Образцово поселогыннан булуы турында сөйләде. Аның авыр һәм яланаяклы бала чагы шунда узган. Һәм ул аларны хәтерендә саклый.

– Сугыш чоры балаларына, дөрестән дә, җиңел булмады. Гомерем буена күпме физик эш башкарганмындыр, белмим, чөнки дүртенче сыйныфтан соң ук хезмәт куярга туры килде, – дип искә алды юбиляр. – Мин озын гомерле, без гаиләдә өчәү идек, үзем генә калдым. Якын кешеләрем – өч балам, җиде огныгым һәм унбиш оныкчыгым бар, өлкән оныгыма инде 21 яшь. Хәлемне беләләр, яңалыклары белән уртаклашалар, мин алар өчен бик шат.

Оныклар әбиләрен ихтирам һәм хөрмәт итәләр, ул алар өчен – соклану һәм горурлану үрнәге.

– Әбинең кыз чагында өлкәннәр белән беррәттән басуда эшләвен, бөртек салынган капчыкларны күтәреп ташуын, атлар җигүен, көлтә бәйләвен, аннары урман хәзерләү эшләрендә, фермада хезмәт куюын күз алдына китерүе дә авыр, безгә ул болар турында бик еш сөйли, – диләр оныклары.

Илленче елларда Мария Федоровна, җиде ел хезмәт итеп, кече ватанына әйләнеп кайткан Федор Конновка кияүгә чыга. Ир белән хатын Лениногорскига яшәргә китәләр, анда өч балалары дөньяга килә. Әмма туган төбәк күңелгә тынгылык бирми, һәм алар еллар узгач районга кайталар, Аксубайда йорт җиткезәләр. Бүген инде ире дә исән түгел, балалары да лаеклы ялда. Улы Виктор әнисен котларга Яңа Чишмәдән килгән, Лидия исемле кызы Ульяновскида яши.

Аларны, элеккеге кебек үк, иң газиз һәм якын кешеләре яшәгән туган нигез үзенә тарта. Балалары, онык-оныкчыклары әлеге тантаналы һәм истәлекле көндә яраткан әниләре, әбиләренә сәламәтлек теләделәр.


Нет комментариев