Аксубай ветераны яшь чагында тимер юллар төзегән, ә лаеклы ялга терлекчелектән киткән
Карасу авылыннан хезмәт ветераны Нурфигаль Хәсәнованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Авыл хатын-кызының тормыш юлы җиңелләрдән булмый.
Бала чагы авыр сугыш чорына туры килә, бик күп сынауларны үз җилкәсендә кичерә.
Яшьтәшләре белән үгезләр җигеп уңыш, төзелеш материаллары ташый, бик яшьли аны Казахстанга тимер юл төзелешенә, урман эшкәртү эшләренә җәлеп итәләр.
Нурфигаль 1954 елда Мидхәт Хәсән улына кияүгә чыга һәм Татар Сөнчәлесе авылыннан Карасуга күчеп килә.
Ир белән хатын тату яшиләр, биш бала үстерәләр. Ире фермада ат караучы булып эшли, ул сыер сава, бозаулар карый. Ул елларда терлекчелектә барысы да кул хезмәте белән башкарылганын, хезмәтчәннәрнең барысына да ничек өлгерүләрен хәзер күз алдына китерүе дә кыен.
Күп еллар сыер савучы булып эшләгән, үз эшенә бик җаваплы караган. Фермада эшләп лаеклы ялга киткән. Ул барлык балаларының да имин яшәве, оныклары булуы белән бәхетле. Әбинең 10 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар. Әмма соңгы берничә елда аның хәле сизелерлек начарланган – гаиләсе аңа зур кайгырту һәм игътибар белән карый.
Ветеранны истәлекле туган көне белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның әһәмиятле дата белән котлау хатын укыды, чәчәк бәйләме, районнан бүләк тапшырды. Котлауларга Карасу авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов та кушылды, иң изге теләкләрен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев