Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны ярты гасырга якын гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган

Авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Сәлимҗан Сәйфетдинов Аксубай районының Мактаулы гражданины итеп танылды.

Ветеранның хезмәт стажы – 50 елга якын. Ул 1946 елда Иске Кыязлы авылында туган. Хезмәт юлын бик яшьли – 1960 елда Вахитов исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшләп башлый. Армиядә хезмәт итә. Хезмәттән кайткач аны колхозның комплекслы бригадасы бригадиры итеп билгелиләр.

Казан авыл хуҗалыгы институтында агроном белгечлеге буенча югары белем ала. Грамоталы белгеч буларак, җитәкче урыннарга күрсәтелә: партоешма секретаре, колхоз рәисе, хәзерләүләр буенча инспекция җитәкчесе булып эшли. Хезмәт биографиясенең соңгы 7 елында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара. Бу вакытта инде ул авыл хуҗалыгында кырык еллык хезмәт стажына ия була.

– Агросәнәгать комплексында фидакарь хезмәт куймыйча гына уңышка ирешеп булмый, – дип фикерләре белән уртаклашты Сәлимҗан Хәсәнҗан улы. – Монда иртәдән кичкә кадәр тулы көчкә эшләргә кирәк. Без, барлык мөмкинлекләрне файдаланып һәм мөһим бурычларны үтәп, үз-үзебезне аямыйча эшләдек.

Югары җитештерү казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте, агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше өчен ветеран бик күп бүләкләргә ия. 75 яшьлек юбилеена ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бу елларда Сәлимҗан Хәсәнҗан улы өчен хәләл җефете Фәния Минсәлих кызы ышанычлы таяныч була. Сәйфетдиновлар ике малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев