Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны бөтен гомерен гаиләсенә һәм авылына багышлаган

Иске Кыязлы авылыннан хезмәт ветераны Сания Абраровага 90 яшь тулды.

Бу көнне аның өендә бик күп кунаклар җыелды. Балалары, оныклары, туганнары, авылдашлары хөрмәтле кешене истәлекле юбилее белән котладылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов күңелле миссия белән килде.

– Сания Сәйфи кызы, сезнең балачагыгыз, яшьлегегез ил өчен иң авыр елларга туры килде, сез авыр шартларда җәмгыять файдасына эшләдегез, – дип билгеләп үтте ул. – Хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Чын күңелдән сезне 90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм! Исәнлек-саулык, матур картлык телим! Якыннарыгызны сөендереп озак яшәгез!

Район җитәкчесе аңа Башкарма комитетның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин авылдашын юбилее белән җылы тәбрикләде һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Йорт хуҗабикәсе кунакларга игътибарлары һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.

Сания Сәйфи кызының бөтен тормышы Иске Кыязлы авылы белән бәйле. Ул 1935 елда шушы авылда туган. Гаиләдә олы кыз була. Сугыш башлангач, әтисен фронтка алалар. Бәхеткә, ул Җиңү белән кайта һәм гаиләдә тагын дүрт бала дөньяга килә. Шунысы игътибарга лаек, Сания Сәйфи кызының бертуганнары исән-сау.

19 яшендә ул үзенең язмышын авылдашы Сәетгәрәй Абраров белән бәйли. Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хезмәт елларында колхозда төрле участокларда эшләргә, кырда авыр эш башкарырга туры килә.

Сания Сәйфи кызының җиде оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Аны Нәсимә исемле кызы карый. Ул абыйсы вафат булгач һәм әнисе ялгыз калгач, шәһәрдән кайткан.

Абраровларның йортлары бәйрәмнәрдә генә кеше белән тулмый. Монда Сания Абрарованың балалары, оныклары, оныкчыклары һәм аларның гаиләләре бик еш кына җыела. Бу йортта һәрвакыт шатлык, җылылык һәм үзара аңлашу хөкем сөрә. Ә йолалар һәм гаилә кыйммәтләре буыннардан-буыннарга тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев