Аксубай ветераны балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән бәхетле
Беловка авылында яшәүче Ольга Максимовага 95 яшь тулды.
Үз гомере эчендә ул күпне күргән, күпне кичергән. Кызчык сугышка кадәр үк, 12 яшеннән колхозда эшли башлый – басуда һәм эшче куллар таләп ителгән башка урыннарда хезмәт куя. Кул арасына керә башлау белән әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә. Әтисен фронтка озатканнар, ә әнисе балалары белән ялгызы калган. Авыр, ачлык елларында да ул төшенкелеккә бирелмәгән: сугыш чоры буыны кешеләренә җиңүгә булган ышаныч тормышларның кайчан да булса яхшырасына өметне югалтмаска ярдәм иткән.
Сугыш тәмамлангач, Ольга Герасимовна авылдашына кияүгә чыккан. Максимовлар гаиләсендә биш бала үскән. Әмма инде күп еллар ул ялгызы яши: тормыш иптәше 57 яшендә вафат булган. Балалары сүзләренчә, әти-әниләре бер-берсен хөрмәт итеп яшәгәннәр. Гаилә башлыгы игелекле, ярдәмчел, һәр эштә өлге булган.
Бүген күпсанлы оныклары һәм оныкчыклары әбиләрен сөендереп торалар. Алар кадерле кешеләренә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтеп, аның һәр көнен якты итәргә тырышалар.
Әбекәй күпсанлы онык-оныкчыкларына сөенеп, бәхетле картлык кичереп яши.
– Без һәрвакыт әни янында булырга тырышабыз, аны бик яратабыз, – диләр балалары һәм оныклары.
Ветеранны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов килде.
–Ольга Герасимовна, район башлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне күркәм юбилеегыз белән котларга рөхсәт итегез! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез, – диде ул, тантана сәбәпчесенә чәчәк бәйләме, бүләк тапшырып һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештереп.
Тәбрикләүләргә Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов та кушылды:
–Сезгә, хөрмәтле Ольга Герасимовна, 100 еллык юбилеегызны да үз аягыгызда каршылавыгызны телим! – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев