Аксубай ветераны балачактан ук авыр хезмәт тәмен белгән
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны балачактан ук авыр хезмәт тәмен белгән

Яңа Кармәт авылында яшәүче Сания Билаловага 90 яшь тулды.

Ул шушы авылда Бөек Ватан сугышына кадәр 5 ел алдан туган һәм сугыш балалары өлешенә төшкән барлык авырлыкларны кичергән. Ветеранның авыр язмышы турында безгә аның оныгы Гөлинә Белуженкова сөйләде.

Сания Сәмигулла кызының язмышы – тулы бер буынның тере тарихы. Аның бала чагы хезмәттә үтә: кышын — җеп эрләп һәм туку станогы янында, җәен — кырда урак урып һәм печән чабып. Авыл тормышы бик ярлы була. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр колхоз эше, ә аннан соң үз хуҗалыгыңда, өйдә чиксез мәшәкатьләр. Яздан көзгә кадәр кышкылыкка печән, утын әзерләү.

Фото Билаловларның гаилә архивыннан.

Аңа бик иртә өлкәнәергә туры килә. Ул әти-әнисенә булыша, энесе һәм сеңлесе турында кайгырта. Аларның нәселендә барысы да намуслы һәм эшчән кешеләр булалар. Колхозда куйган хезмәте өчен ул хәтта бүләкләргә дә лаек була.

Аннары кияүгә чыга. Өч бала: ике ул һәм бер кызга гомер бүләк итә. Ире белән 67 ел бәхетле гомер итәләр. Тормыш иптәше узган ел вафат булган һәм ул аны сагынып яши.

Балалары үсәләр, үз гаиләләрен коралар. Хәзер әбекәйнең шатлыгы – алты оныгы һәм унбер оныкчыгы. Алар аны яраталар, һәрдаим шалтыратып хәлен белешәләр, кунакка кайталар. Сания Сәмигулла кызы кече улы гаиләсе белән яши. Балалары аның турында кайгырталар һәм һәрнәрсәдә ярдәм итәләр. Ветеранның тормыш юлы җиңел булмый, аңа күп сынаулар үтәргә туры килә, әмма ул йөрәгендә игелек һәм тормыш сөючәнлекне саклап кала алган.

Сания Билалованы юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов котлады. Ул ветеранга район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Тантана сәбәпчесен Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров җылы котлады.

Фото Билаловларның гаилә архивыннан.


Нет комментариев