Аксубайда яшәүче Гөржада Вафина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аның да язмышы җиңелләрдән булмый. Чүпрәле районында зур авыл гаиләсендә дөньяга килә, Бөек Ватан сугышына кадәр безнең районның Батыр авылына күчеп киләләр. Сугыш башлангач, әтисе Батыр авылының ир-егетләре белән беренчеләрдән булып сугышка китә. Әтисен сугышка озаткан мизгел Гөржаданың хәтерендә мәңгегә уелып кала. Аны бүтән күрү насыйп булмый. Әтисенең алдагы язмышы бик тә фаҗигале килеп чыга: 1943 елда әсирлеккә эләгә, ике тапкыр качарга тырыша, әмма фашистлар аны тотып атып үтерәләр. 1944 елда олы абыйсын фронтка алалар, ул Җиңү белән кайта.
– Гөржадага – җиде, өлкән апага 10 яшь иде – алар өлкәннәр белән беррәттән колхозда хезмәт куйдылар, – дип сөйли юбилярның 82 яшьлек энесе Җәмил Самат улы. – Алар кырда утау утадылар, бармаклары канап беткән була иде. Минем апаларымның бала чаклары булмады.
Хезмәт юлында аңа нинди генә эшләрне башкарырга туры килмәгән – сыер савучы булып эшләгән, чөгендер эшкәрткән, аның хезмәт стажы 45 елдан артык. Күп еллар Азат поселогында гомер иткән. Шулай килеп чыга ки, бик яшьли тол кала һәм кызы белән улын ялгызы тәрбияләп үстерә.

– Әни безне яшьтән үк эшкә өйрәтте, – дип сөйләде кызы Гөлия. Ул, без әтиле гаиләләрдән ким яшәмәскә тиеш, дип әйтә иде – йорт тутырып мал асрадык, зур бакча тоттык, кулдан килгәнчә эшләдек. Тырышлык аркасында өстәлдә ризык мулдан иде. Менә шулай, яхшы яшәү өчен күп эшләргә кирәк, дигән хакыйкатьне балачактан белеп үстек.
– Ел саен икешәр гектар шикәр чөгендере эшкәртә идек, – дип искә алды улы Альберт. – Эштә чыныгып үстек. Әнинең безне ни өчендер ачуланганын хәтерләмим, без беркайчан да әни сүзеннән чыкмадык.
Ике баласы да әниләре турында яратып сөйләделәр. Гөржада Самат кызы Аксубайда кызында яши, биредә уңайлы тормыш өчен барлык шартлар да тудырылган, ул игътибар һәм кайгырту белән уратып алынган. Улы да гаиләсе белән янәшәдә генә яши, теләсә кайсы вакытта килеп хәлен белә. Аның биш оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Якыннары газиз әниләренең юбилеена зур бәйрәм оештырганнар. Бик күп кунаклар җыелды – якыннары, туганнары бәйрәм сәбәпчесен чын күңелдән котладылар. Ветеранны олуг юбилее белән котларга район башлыгы Камил Гилманов килде.

– Хөрмәтле Гөржада Самат кызы, ил өчен авыр елларда Сез Ватан иминлеге өчен тырыш хезмәт куйгансыз! Фидакарь хезмәтегез өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм! – диде ул. – Сезне юбилеегыз белән котлыйм, сәламәтлек, озак елларга көч-куәт телим!
Ул юбилярга Бәйрәм хаты, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Ветеранны Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров ихлас котлады, иң җылы теләкләрен җиткерде.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, сугыш буыны вәкиленең хәтере яхшы, ул үткәннәре турында истәлекләре белән дә уртаклашты. Ул илдәге һәм дөньядагы вакыйгалар турында белә, газеталар укый (шул исәптән безнең «Авыл таннары» басмасын да). Биш намазын калдырмый, якыннарына исәнлек-саулык, иминлек сорап дога кыла.
Нет комментариев