Аксубай ветераны әйләнә-тирәсендәге кешеләргә рәхмәт хисләре белән яши
Түбән Татар Майнасы авылында гомер итүче Фаизә Шәрифуллинага 95 яшь тулды
Ул үзен юбилее белән котларга килгән рәсми кунакларны капка төбендә үк каршы алды. Алар белән якын кешеләре кебек аралашты, барысына да игътибарлары һәм хөрмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Фаизә Шәрифуллина исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин аңа район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина һәм авылның ветераннар советы рәисе Госман Гафиятуллин җылы тәбрикләделәр.
Тантана сәбәпчесенең күршеләре һәм туганнары да әбекәйне зурлап чәчәкләр һәм күчтәнәчләр белән килделәр.

Фаизә Нотфулла кызы 1930 елның 15 июлендә шушы авылда дүртенче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда әтисенә 51 яшь була, аны хезмәт армиясенә алалар. Әтисе Краснокаменскида урман заводында эшләгәндә нык салкын тидерә һәм каты авырудан вафат була. Ул вакытта Фаизәгә 12 яшь тула. Тормыш итүләре җиңел булмый. Апалары колхозда эшлиләр. Фаизә дә 12 яшеннән сарык фермасында эшли башлый. 16 яшеннән сыерлар һәм үгезләр җигеп, яз-җәй кырда җир тырмалый, кышын фермада хезмәт куя. 18 яше тулгач, Фаизә авыл кызлары белән бергә урман эшкәртүгә китә. Озын кара толымлы, чибәр кыз авыр эштән курыкмый, анда ике ел да дүрт ай эшли. Ләкин кинәт авырып китә. Башта Казанда хастаханәдә ята, ә кайткач әнисе тәрбиясендә була. Аны икенче төркем инвалид дип таныйлар. Шуңа да карамастан, яшәргә тырыша, төшенкелеккә бирелми, авырлыклардан зарланмый һәм җәмгыять файдасына эшләвен дәвам итә.
Якыннары бакыйлыкка күчкәч, ул ялгызы кала, ләкин авыл имамы, Түбән Майна мәктәбе директоры Насыйров Рәфикъ Гомәр улы әбине тәрбияләүне оештыра. Аңа йорт сатып алалар, бөтен уңайлыкларны тудыралар, әбекәйнең тыныч, имин картлыгын тәэмин итәләр.
Фаизә әби үзенә ярдәм иткән, сәламәтлеген кайгыртып торган хатын-кызларга – Гөлүсә Насыйрова белән Алсу Сафиуллинага, Рәфикъ Гомәр улына, күршеләренә, туганнарына һәм авылның барлык халкына чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев