Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны 95 яшьлек юбилеен үзенең туй күлмәген киеп каршылады

Әнисе туена кулдан теккән ак тукымага вак-вак чәчәкләр төшкән ситсы күлмәкне Надежда Ямукова җитмеш ел саклаган

Юбиляр бу күлмәктә бәйрәм көнне балалары һәм оныклары, аның туган авылы Ерепкинодан Аксубайга ашыккан туганнары янәшәсендә утырганда нинди хисләр кичерде икән? Яраткан ире Гайнулла белән бәхетле туй көннәрен искә төшердеме икән?

Яшьләр яратышып өйләнешәләр, бәхетле никахта биш бала дөньяга килә. Әмма Надежданың бәхете озак дәвам итми – яшь, чибәр ханым кырык яшендә тол кала.

– Язмышыма шулай язган булгандыр инде, – диде Надежда Павловна бераз моңсуланып. – Әмма Аллаһы Тәгалә безгә без күтәрә алмаслыкны бирми. Иремнең вафатыннан соң мин бик озак үз хәлемә килә алмадым. Гадәтләнгән игътибар һәм кайгыртудан мәхрүм калу бик кыен иде.

– Әнинең бала чагы да җиңел булмый, яшьли әтисез кала һәм бик күп газаплар чигәргә туры килә, – дип сүзгә кушылды тантана сәбәпчесенең кызы Нина. – Унике яшьлек чагында әниебез иптәш кызлары белән бергә Нурлаттан колхозга орлык ташый. Күпчелек очракта берничә килограммлы капчыкларны җилкәләрендә күтәреп, кайчакта үгезләр белән, чөнки сугыш вакытында колхозда атлар калмаган була. Үгез җигеп урман ташыйлар, сөрәләр, чәчәләр. Әни шулай ук Иваново өлкәсендә торф чыгаруда катнаша, Пермь өлкәсенең Губаха шәһәрендә күмер табуда эшли, һәм шунда ук өч ел урман кисү эшләрендә катнаша.

Тормышның бөтен михнәтләрен күргән Надежда өчен, колхозда хезмәт итү – фермада булсынмы, басудамы, бәхет кебек тоела. Фридрих Энгельс исемендәге колхозда алар ире белән намуслы хезмәт куючы алдынгы хезмәтчәннәр булалар.

Тормыш үз агымы белән дәвам итә. Балалары үсеп буй җиткән саен, бер-бер артлы, кайсы укырга, кайсы шәһәргә эшкә таралышалар. Әни кеше белән улы Борис кала.

Ул бөтен эшкә оста, үз тырышлыгы белән йорт җиткезә. Иркен һәм якты өйдә әнисенә яшәү өчен бөтен уңайлыкларны тудыра, балалар һәм оныклар да бу йортка шатланып кайтып йөриләр. Әмма әнисе аягын имгәткәннән соң, соңгы биш елда ул Аксубайда Нина һәм Александр Гурьяновлар гаиләсендә яши. Әбекәйнең үз бүлмәсе, аның өчен кирәкле бөтен нәрсә бар.

Зур бәйрәм өстәле артында кунаклар сый-хөрмәттән авыз иттеләр, ә Надежда Павловна алар өчен салмак кына борынгы чуаш җырын башкарды.

Юбилярны муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин җылы тәбрикләде.

– Сезнең тормышыгыз безнең өчен чын мәгънәсендә тиңдәшсез батырлык, – диде рәсми кунак, тантана сәбәпчесенә Россия Президенты Владимир Путинның адреслы котлавын һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырып.

Иске Тимошкино авыл җирлеге вәкиле Наталия Красильникова да юбилярга күңел түреннән чыккан ихлас теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев