Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны 90 яшендә машина йөртү хокукын алыштырган

Яңа елның беренче көнендә Алга авылында яшәүче Илфаит Сафиуллин 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Илфаит Гайфулла улын юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов котлады һәм ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде, истәлекле бүләк тапшырды. Бабакайны гомер бәйрәме белән Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Светлана Тарасова да тәбрикләде.

Бу кешенең тормыш тарихын, гомере буе колхозда гади машина йөртүче булып эшләсә дә, легендар итеп тасвирлап була. Ул вакыт өчен бу һөнәр бик күп хезмәт куюны таләп иткән – язгы-көзге пычрак, кышын күпләп яуган кар, чистартылмаган юллар... Мондый шартларда йөк ташу буенча мөһим миссияне үз эшенең чын осталары гына башкара алган. Илфаит Гайфулла улы шундыйлардан була.

Яшь чагында ул бераз вакыт шахтада эшли, әмма туган авылына кайта һәм калган гомерен колхозда машина йөртүче булып эшләүгә багышлый. Лаеклы ялга чыккач, туксан яшенә кадәр шәхси машинасында йөри. Ә 90 яшьтә, машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты кагыйдәләренә буйсынып, “правасын” алмаштыра. Туганнары сөйләвенчә, аларның таләбе буенча әле соңгы ике елда гына ул руль артына утырмаган.

erid: 2Vtzqw6pLty

Тормыш иптәше Нәкыя Касыйм кызы белән озак еллар тату яшиләр. Инде хатынының вафат булуына да ун ел. Бабакайга шулай ук ике улын югалту ачысын да татырга туры килгән. Илфаит Гайфулла улы – табигате белән тормыш сөючән, сабыр кеше, олы яшьтә булуына кармастан, ул барлык эшләрдә дә катнашырга тырыша. Кызы Гөлнур әтисен көндәлек игътибары һәм кайгыртучанлыгы белән урый. Бабакайның биш оныгы бар, дүрт оныкчыгы аның нәсел дәвамчылары.

Ветеранның юбилеен Аксубайда билгеләп үттеләр – килене Җәмилә кайнатасы өчен чын бәйрәм оештырды. Мул табын әзерләп, кунакларны сыйлады һәм бөтен гаилә исеменнән Илфаит Гайфулла улына күңел түреннән чыккан изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Безнең барыбыз өчен дә Сез һәрвакыт ярдәмче һәм таяныч булдыгыз, – диде ул. – Сезнең безгә, кешеләргә бүләк иткән игелекләрегез үзегезгә мең мәртәбә булып әйләнеп кайтсын. Чын күңелдән бәхет, сәламәтлек телибез, безне сөендереп озак яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев