Аксубай ветераны 11 яшеннән тылда хезмәт куйган
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны 11 яшеннән тылда хезмәт куйган

Аксубай бистәсендә гомер итүче Екатерина Покатаева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне ул иң якын кешеләреннән – оныкларыннан, оныкчыкларыннан, туганнарыннан котлаулар кабул итте. Ветеранны тәбрикләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов килде.

– Хөрмәтле Екатерина Яковлевна, сез – Бөек Ватан сугышы сынауларын узган буын вәкиле, – диде ул. – Җиңүне якынайту өчен кечкенәдән колхозда намуслы хезмәт куйгансыз, район икътисадын үстерүгә үз өлешегезне керткәнсез. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Бу истәлекле көндә сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, якыннарыгыз даирәсендә матур картлык кичерүегезне телим.

Алексей Тимирясов Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү юлламасын ирештерде, ветеранга чәчәк бәйләме һәм районнан бүләк тапшырды.

Екатерина Яковлевна авыр балачак һәм яшьлек елларын исенә төшерде.

–Безнең буынга төшкән кыенлыкларны Ходай беркемгә дә күрергә язмасын, – диде ул. – Ашарга да, кием-салым да юк иде. Мин дә, яшьтәшләрем дә авыр эшләр башкардык. Кайчагында мәктәптән кайтып ат абзарына йөгерәсең, бригадир задание бирә иде. Җәй буе кырда эшләдек. Кышын кар ерып урманга утын әзерләргә бара идек.

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яшь була. Сугыш чоры балаларына иртә олыгаерга туры килә. Алар колхозда өлкәннәр белән бертигез эшлиләр: басуда кул белән ашлык җыялар, аны күтәреп ташыйлар, сугалар. Мәктәптән соң ул хисапчылар курсын тәмамлый. Әбекәйнең гомуми хезмәт стажы – 42 ел. Колхозда хезмәт куюдан тыш, ветеран 26 ел Башкарма комитет бүлекләрендә, 11 ел бау ишү заводында эшли. Тормыш иптәше – Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Михайлович белән бергә бер ул һәм кыз үстерәләр. Бәхетсезлеккә каршы, алар дөньяда юк инде, бу аның өчен сүзләр белән генә әйтеп бирә алмаслык каты әрнү. Екатерина Яковлевнаның 5 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Оныклары картлык көннәрендә әбиләренең таянычы булалар. Гаилә хуҗабикәсе оныкларының кадер-хөрмәтендә яши.


Нет комментариев