Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераннарына сәламәтлекне ничек саклау турында сөйләделәр

«Нежность» КЦСОНның социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр Роспотребнадзорның территориаль идарәсе белгеч-эксперты Андрей Тимирясов белән очрашты.

Пенсионерлар белән «Сәламәт тормыш рәвеше» темасына очрашу Бөтендөнья Сәламәтлек көне кысаларында узды.

Әлеге бүлектә социаль хезмәтләр алучылар – нигездә, фидакарь хезмәт еллары артта калган һәм сәламәтлек торышына аерым игътибар таләп ителгән өлкән буын кешеләре. Андрей Тимирясов очрашуда катнашучыларга һәрвакыт күтәренке кәефтә булу, өлкән яшьтә тормыш сыйфатын яхшырту өчен нинди адымнар ясарга кирәклеге турында сөйләде. Роспотребнадзор вәкилен аудитория зур кызыксыну белән тыңлады, ветераннар белгечкә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Үз чиратында социаль хезмәтләр алучылар комплекслы үзәктә тернәкләндерүдән алынган уңай нәтиҗәләр белән уртаклаштылар.

Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев