Федоровка интернат-йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидларга хәйриячедән бүләкләр тапшырдылар.
Ялгыз, өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны якынлашып килүче Яңа ел белән Ләйсән Гайфуллина котлады. Ул – Аксубайда туган, хәзерге вакытта Яр Чаллыда яши һәм эшли. Ул игелекле күңелле кеше. Ул интернат-йорта яшәүче якташларына шатлык бүләк итәргә теләгән. Өлкән яшьтәге кешеләр мондый игътибарга чын күңелдән сөенделәр, сый-нигъмәтләрне бик теләп кабул иттеләр һәм хәйриячегә изге теләкләрен белдерделәр.
Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.
Нет комментариев