Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераннары өчен үсентеләр үстерү – хезмәт терапиясе

Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчпен интернат-йортында «Гарденотерапия» технологиясе кысаларында үсемлекчелек буенча кызыклы дәресләр уза.

Март барлык бакчачылар өчен дә – алга таба күчеп утырту өчен яшелчәләр һәм чәчәк орлыклары чәчү вакыты. Интернат-йортта яшәүчеләр дә шулай ук бакчачылык турында кайгырту белән яшиләр. Алар да шулай ук гомер буена яшелчә культуралары үстергәннәр һәм уңыш җыеп алганнар. Социаль бина диварлары эчендә дә алар бу эшчәнлектән мәхрүм түгел. Хезмәт буенча инструктор Ирина Тихонова җитәкчелегендә хезмәт терапиясе буенча дәресләрдә алар үсентеләр үстерүдә мавыгып катнашалар.

Мондый шөгыльләр өлкән яшьтәге кешеләргә мускулларны һәм буыннарны тонуста тотарга ярдәм итә, вак моториканы үстерә. Моннан тыш, эш процессы кәефкә дә тәэсир итә – социаль хезмәтләр алучыларның үз әһәмиятләрен тоюлары арта.

Фото: интернат-йорт архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев