Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераннары Чистай шәһәренә сәяхәт кылдылар

Федоровка интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы тармак ветараннары өчен Чистай шәһәренә сәяхәт оештырылды.

Аларның күбесе соңгы елларда күрше шәһәрдә булмаган. Алтын көз чорында анда булу алар өчен күңелле мизгел булды. Туристлар төркеме шәһәр урамнары буйлап узды, истәлекле урыннарда тукталды, каланың яңа истәлекле урыннары белән танышты. Аксубайлылар Кама елгасы яр буенда да булдылар, яр буеның матур күренешенә сокландылар. Сәяхәт алар күңелендә бик күп якты тәэсирләр калдырды.

Фото: интернат-йорт архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев