“Хыял” социаль приютында районның “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар хәрәкәте активистлары белән очрашу узды.
Социаль учреждение бусагасында хәрби формада ир-егетләр пәйда булгач, балалар гаҗәпләнделәр – мондый кунакларның әле биредә булганы юк иде. Актлар залында очрашкач, аларның элеккеге чик сакчылары, диңгезчеләр, артиллеристлар икәнлеген белделәр. Балалар аларның сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар, элеккеге сугышчыларга сокланып карадылар.
Очрашу бик күп сөенечләр китерде. Приют укучылары Россия Кораллы Көчләре турында күп нәрсә белделәр, кунаклардан Яңа ел бүләкләрен дә бик теләп алдылар.
Фото: Виталий Маркин архивыннан.
Нет комментариев