Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеран сугышчылары Емелькино мәктәбенә күчмә кубок тапшырдылар

“Ватанга хезмәт итәм” Хәрби Көчләр ветераннары берлеге вәкилләре Емелькино яшь армиячеләренә өйрәнү-кыр җыеннары кысаларында строй буенча әзерлек конкурсында җиңү яулаган өчен күчмә кубок тапшырдылар.

Районның йөзләгән укучысы ел саен хәрби-кыр җыеннарында «армия» мәктәбен уза. Балалар, өйдән еракта булып, солдат хезмәте, көнкүреше серләрен беләләр. Быел да егетләр бөтен өйрәнү программасын уңышлы үтәделәр, практик күнекмәләр алдылар, сафта йөрү әзерлеге үттеләр. Кыр җыеннары төрле дисциплиналар буенча сынаулар һәм строй әзерлеге смотры белән тәмамланды. Өйрәнү-кыр җыеннары нәтиҗәләре буенча беренче урынны составында Савгач, Иске Тимошкино, Емелькино һәм Сөнчәле урта мәктәпләре укучылары булган взвод алды. Җыеннарда катнашкан ветераннар хәрәкәте вәкилләре өйрәнүләр процессын күзәттеләр, җиңүче кубогын гамәлгә куйдылар. Икенче ел инде ул өч ай саен мәктәптән-мәктәпкә күчә. Агымдагы уку елы башланганнан алып кубокка савгачлылар һәм искетимошкинолылар ия булды. Ветераннар хәрәкәте вәкилләре Александр Евграфов һәм Александр Убейкин кубокны Емелькино мәктәбенә алып килделәр.

Кубокны тапшыру тантанасына бөтен мәктәп тезелеп басты.

Укучыларга сәламләү сүзе белән Александр Евграфов мөрәҗәгать итте.

– Булачак сугышчылар өчен башлангыч-хәрби әзерлек бик мөһим, – дип билгеләп үтте ул. – Емелькино укучылары кыр җыеннары вакытында үз бурычларын бик яхшы үтәделәр. Афәрин, егетләр!

Алкышлар астында ветераннар мәктәп вәкиленә кубок тапшырдылар.

Өч айдан соң кубокны Сөнчәле урта мәктәбе алачак һәм ул анда май ахырына кадәр торачак. Аннан соң - Иске Ильдеряк авылы мәктәбендә.

Фото: “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар оешмасы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев