Аксубай үзәк район хастаханәсе баш табибы итеп Григорий Порсев билгеләнде
Соңгы яңалыклар

Аксубай үзәк район хастаханәсе баш табибы итеп Григорий Порсев билгеләнде

Аның кандидатурасын район хастаханәсе коллективына Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов тәкъдим итте.

Григорий Порсев, Ижау шәһәрендә туган, 1996 елда Ижау дәүләт медицина институтын яхшы билгеләренә тәмамлый. Институттан соң Ижау дәүләт медицина академиясендә хирургия буенча ординатура уза.

Аның һөнәри карьерасы Ижауның 2нче шәһәр клиник хастаханәсендә башлана, анда ул хирург булып эшли. 1998 елда Татарстанга күчә һәм үз эшчәнлеген Менделеевски үзәк район хастаханәсендә дәвам итә, анда шулай ук баш табиб урынбасары вазыйфасын били һәм хирургия бүлеген җитәкли.

2010 елдан башлап Порсев Алабуга үзәк район хастаханәсендә эшли, хирург вазыйфаларын һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү һәм поликлиника эше мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары вазыйфаларын берләштерә.

Фото ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.


Нет комментариев