Аксубай үзәгендә тернәкләнү узучы ветераннар өчен баян көйләре яңгырады
Соңгы яңалыклар

Аксубай үзәгендә тернәкләнү узучы ветераннар өчен баян көйләре яңгырады

«Шифалы баян» проекты кысаларында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендә «Аксубай егетләре» халык баянчылар ансамбле «Нежность» КЦСОНда чыгыш ясады.

Яшь баянчылар Яңару чоры әсәрләрен, классик көйләрне, борынгы вальсларны, шулай ук заманча рус, татар, чуаш көйләрен уйнадылар. Ял итүчеләр яшь артистлар чыгышын җылы кабул иттеләр, һәр музыкаль номерны көчле алкышларга күмделәр.

Концертта Вадим Андриянов, Артур Искәндәров, Злата Лоскутова, Глеб Мясников, Ксения Романова, Семен Крайнов, шулай ук дебютантлар Арсений Ильгузин һәм Айгөл Насртдинова катнашты.

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.


Нет комментариев