Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай үсемлекчеләренә ярдәмгә – эремә үзәге

«Чистополье» ХК «Аксу Агро» АФ «Чирмешән» бүлекчәсенең элеккеге ындыр табагы территориясендә эремә үзәге уңышлы эшли.

Бу коры ашламаларны, үсемлекләрне саклау чараларын эретү һәм катнаштыру өчен күп функцияле объект. Хәзерге үсемлекчелекне басу-кырларны сыек ашлама белән тәэмин итә торган объекттан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Өч ел элек Түбән Савруш авылы янында чәчүлекләрне химик саклау, үсемлекләрне тукландыру өчен эремәләр әзерләү буенча предприятие барлыкка килде. Ул заманча автомат белән җиһазландырылган.

Бу үзәктә әзерләнгән эремә «Аксу Агро» АФда – 23400 гектардан артык чәчүлек җирләренә, «Актай» АПКсында 2577 гектар мәйданга сиптерү өчен билгеләнгән. Аны әзерләү һәм төяп озату белән алмашлап операторлар Иван Герасимов һәм Александр Акташев шөгыльләнә. Аларга Виталий Тимкин һәм Владимир Тимофеев ярдәм итә. Йөк төягеч белән Рәмис Хөснетдинов идарә итә – махсус агрегат ярдәмендә ул ашлама салынган капчыкларны күтәрә һәм аларны сулы савыт эченә сала.

Эремә үзәге хезмәткәрләре технологияне ышанычлы үзләштергәннәр, эремәне нормаларга һәм күрсәтмәләргә төгәл туры китереп әзерлиләр. Алар хезмәтне саклау таләпләрен төгәл үтәп эшлиләр.

– Безнең эшебездә иң мөһиме – эремә әзерләү процессында хаталар ясамау, – диләр операторлар. – Кире очракта чәчүлекләргә ярдәм итү урынына аларга зыян китерергә мөмкин.

Көндезге сәгатьләрдә көзге культураларны яфрактан тукландыру башкарыла. Төнлә рапс һәм соя эшкәртелә. Корткычлар нәкъ менә бу культураларга һөҗүм итәләр, шуңа да аларны вакытында һәм сыйфатлы эшкәртергә кирәк.

Операторлар алмашлап, көн саен 12 сәгать эшлиләр. Һәр смена хуҗалык кырларына әзер эремә белән 20-30 рейс җибәрә. График һава шартларына карап үзгәрергә мөмкин. Чәчүлекләрне эссе коры һава торышында сиптерү нәтиҗәле түгел, мондый чорда сыек ашламалар кичке һәм төнге сәгатьләрдә генә кертелә.

Үсемлекләрне саклау буенча эремәләр әзерләү процессы белән ТР Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин таныштырдылар. Белгечләр эремә үзәгенең эшен уңай бәяләделәр, кайбер сораулар буенча киңәшләрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев