Аксубай урманы “Хәтер бакчасы” белән тулыланды
“Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында Аксубай участок урманчылыгы территориясендәге 48 нче кварталда яңа агачлар утыртылды.
Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлана. Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, шулай ук Полина Мулеева җитәкчелегендә Иске Тимошкино авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре бергәләп эшләделәр.
“Хәтер бакчасы” Медянка поселогы янында урнашкан. Урман территориясен 8,88 мең данә каен һәм корычагач тулыландырган. Еллар узгач, бу урман участок урманчылыгын бизәп торачак.
Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев