Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманнарында янгын куркынычы сезоны башланды

Татарстан Республикасы чикләрендә урман фонды җирләре территориясендә янгын куркынычы чоры башланды.

Бу чорда урманнарда ачык ут куллану тыела. Шулай ук гражданнарга урманда булганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк: сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төпчеге, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар) ташламаска. Коры һәм аяз көннәрдә урманда теләсә нинди чаткы янгынга китерергә мөмкин. Коры үләнне болыннар белән күршелек тә урманнар өчен куркыныч тудыра. Ялкын телләре урманнарга үрмәләп, агач-куакларны камап алырга мөмкин. Майланган яисә бензин, керосин яисә башка тиз янып китә торган матдәләр сеңгән материалларны моның өчен махсус каралмаган урыннарда ташлап калдырырга ярамый; двигатель эшләп торганда эчке яну двигательләренең ягулык бакларын ягулык белән тутырырга, двигательнең туклану системасы төзек булмаган машиналарны кулланырга, шулай ук ягулык белән тутырылган машиналар янында тәмәке тартырга яисә ачык уттан файдаланырга ярамый; урманнар, саклагыч һәм урман утыртмалары белән турыдан-туры тоташкан һәм киңлеге 0,5 метрдан ким булмаган янгынга каршы минеральләштерелгән полосалар белән бүленмәгән җир участокларында чүп үләннәрен, урман калдыкларын, коры үләннәрне һәм башка тиз янып китә торган материалларны яндырырга ярамый.

Урман янгыны – ул төбәк табигате өчен зур бәла, янгын чыгу мөмкинлекләрен кисәтү бик тә мөһим.

Урманнарга барганда, үз гамәлләрең өчен җаваплылык турында да истә тотарга кирәк. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга – 400 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Кагыйдә бозулар янгынга каршы махсус режим шартларында кылынса – административ штраф күләме тагын да артачак.

Фото: Аксубай урманчылыгы из архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев