Аксубай урманнарына питомникларда нигез салына
Узган ел район урманчылары өчен киеренке ритмда узды – питомниклар буенча планлаштырылганның барысын да үтәделәр.
Орлыкларны 0,47 гектар мәйданда чәчкәннәр – план күрсәткеченә карата 118 процент.
Питомникларда агач-куак токымнары үсентеләре, шул исәптән Европа чыршысы, нарат, сабакчалы имән, Себер карагае, каен, ланцет корычагачы, пирамидаль тополь, гибрид-38 тополе, спирея.
Киләсе елга барлыгы 325 килограмм орлык әзерләнгән, алар арасында гади нарат (5 килограмм), каен (55 килограмм), корычагач 265 килограмм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев