Аксубай урманнарына машина белән һәм гражданнарның керүе тыела
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 16 июнендәге карары белән кайбер районнар территориясендә, шул исәптән Аксубай районында, кешеләрнең урманнарда булуына һәм аларга транспорт чараларының керүенә чикләү кертелде.
Чикләү вакыты 21 календарь көнгә билгеләнгән. ТР Министрлар Кабинеты мондый карарны урманнарда янгын куркынычсызлыгы максатларында кабул итте. Янгынга каршы режимны бозган өчен штраф рәвешендә административ җәза каралган.
Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәү кирәк. Урманнарда янгыннарны кисәтү буенча профилактик чаралар кысаларында дәүләт урман инспекторлары урманга керү юлларында шлагбаумнар, урман территориясенә керүне тыю турында баннерлар урнаштырдылар, шулай ук урман территорияләрен патрульләү оештырылды, урман массивлары янында урнашкан авыллар халкы белән аңлату эшләре алып барыла. Бу җаваплы чорда һәркем куркынычсызлык турында уйларга тиеш, чөнки урман янгыннарының туксан проценты кеше гаебе белән килеп чыга. Эссе коры һава торышында теләсә нинди чаткы урманда янгын чыгуга сәбәп була ала. Моңа юл куярга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев