Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманнарына керү чикләнгән

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә 22 апрельдән алып 21 календарь көн дәвамында гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чараларының керүенә чикләү кертелде.

Чикләү республиканың урман фонды җирлекләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән.

Урманнарны урман тармагы хезмәткәрләре көче белән генә саклау мөмкин түгел. Бу катлаулы чорда һәркемгә урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләсенә җаваплы карарга – саклык чараларын төгәл үтәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычсызлыгын II типтагы 20 урман янгын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 урман янгын сүндерү станциясе тәэмин итә. Урманнарда янгын куркынычы торышын космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев