Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманнары ышанычлы сак астында

Урманчылык хезмәткәрләренең төп бурычларының берсе – урманнарны янгыннардан, корткычлардан, авырулардан һәм урманнарны законсыз кисү очракларыннан саклауны тәэмин итү.

Урманчылар үз бурычларын лаеклы үти: узган җәйге сезонда 38 километр озынлыктагы минеральләштерелгән полосалар үткәрелгән, 175 километр озынлыктагы полосалар яңартылган (план үтәлеше – 100 процент), участок урманчылыклары территориясендә ун беседка ремонтланган, янгынга каршы темага тугыз агитация баннеры, янгын куркынычы сезоны вакытында автотранспорт белән урманга керүне тыйган сигез шлагбаум урнаштырылган, дәүләт урман саклау хезмәткәрләре тарафыннан урманда янгын чыгуга юл куймау буенча 790 патрульлек үткәрелгән. Шулай ук 2023 елга урман янгыннарын сүндерү планнары да эшләнгән һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге белән расланылган.

Урман хуҗалыгы һәм урманчылык Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча 102нче янгын сүндерү-коткару бүлеге, районның ашыгыч һәм авария-коткару хезмәтләре белән берлектә тактик-махсус өйрәнүләрдә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев