Узган сезон Аксубай урманчылыгы өчен нәтиҗәле узды. Урманчылар бер елга билгеләнгән эшләрне уңышлы башкардылар.
«Урманнарны саклау» федераль проектының «Экология» милли проекты кысаларында 48,1 гектарда урман торгызу эшләре башкарылган. Дәүләт урман фондында ясалма урман торгызу – 25,5 гектар, урман үрчетү – 2,6 гектарда, табигый урман торгызу 20,0 гектар мәйданда башкарылган (план күрсәткеченә карата 100 процент).
Нет комментариев