Аксубай урманнары яшелләнә һәм арта
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманнары яшелләнә һәм арта

Район урманнары ел саен яңа үсентеләр белән тулылана.

Аксубай урманчылыгы территориясендә «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 38,4 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган.

Шул исәптән: дәүләт урман фондында урманнарны ясалма торгызу буенча – 25,4 гектар мәйданда, урманнарны үрчетү буенча – ике гектар мәйданда, урманнарны табигый торгызу буенча 11,0 гектар мәйданда (план 100 процент үтәлгән) эшләр башкарылган.

Урманчылыкның узган елларда утыртылган үсентеләр тамыр алып китә алмаган яисә кыргый хайваннар тарафыннан тапталган территорияләрендә 75 гектар мәйданны урман культуралары белән тулыландыру эшләре үткәрелгән. Шулай ук 2023 елда «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында урманчылар муниципаль берәмлекләр, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре катнашында авыл җирлекләре территорияләрендә һәм дәүләт урман фондында истәлекле урманнар утырттылар.


Нет комментариев