Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылыгында участокларда корткычлар булу-булмавын тикшерәләр

Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре республика Урманнарны яклау үзәге белгелчләре белән берлектә урман участокларын тикшерәләр.

Кеше өчен табигать – урман байлыклары, сәламәтлек, кәеф чыганагы. Тик аның да дошманнары бар. Быел җәйдә агачларның яфракларын актив ашаучы бөҗәкләр күбәйде һәм шуның белән урманнарга зур зыян салу куркынычы туды. Шуның аркасында Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре Урманны яклау үзәге вәкилләре белән берлектә бөҗәкләрне ачыклауга урман участокларын тикшерәләр. Белгечләр сынау мәйданнарын билгелиләр, аларның яшәү дәрәҗәсен ачыклау өчен йомырка салу үрнәкләрен алалар. Бу эшләрнең нәтиҗәләре буенча корткычларга каршы көрәш чаралары күреләчәк.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев