Аксубай урманчылыгында агачларны техника утырта
Аксубай урманчыларының механик агач утырту агрегаты бар, аның ярдәмендә урман утырту тизлеге арта.
Иске урман утырту универсаль машинасы күп еллар элек урман хуҗалыгы техниклары тарафыннан камилләштерелгән (алар инде күптән безнең арада юк, әмма аларның куллары белән эшләнгән техника бүгенге көндә дә хезмәт итә).
Машина сыйдырышлы, утыру һәм утырту өчен уңайлы. Ул ел саен урманны торгызу эшләрендә кулланыла. Тракторга беркетелгән тагылма – ул утырту өчен агрегат, монда барысы да исәпләнгән, уйланылган. Анда ике эшче утыра һәм чиратлап үсентеләрне махсус савытка урнаштыралар, аннан ул механик юл белән барлыкка килгән чокырга төшә, аның тирәсендә туфрак күмелә. Менә барысы да шулай, үсентеләрне вакытында куеп барырга гына өлгер.
Бер сәгать эчендә бер гектарга якын мәйданда яңа үсентеләр утыртырга мөмкин. Тизлек зур, аны кул хезмәте белән чагыштырырлык түгел. Урман үстерү белгечләре билгеләп үткәнчә, кул белән утырту һәм механик утырту арасында аерма юк.
Әлеге агрегат ярдәмендә Аксубай урманчылыгы дәүләт урман фондында агач утырту планын уңышлы үти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев