Аксубай урманчылары урманнарда тәртип урнаштыра
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары урманнарда тәртип урнаштыра

Аксубай урманчылыгы территориясендә корыган агачларны җыештыру эшләре дәвам итә.

Урман хезмәткәрләренең елның җылы вакытында эш-мәшәкатьләре бик күп. Кичектергесез эшләр арасында – урман участокларын корыган һәм ауган агачлардан чистарту. Алар, еллар дәвамында агач компост табигый рәвештә урман туфрагын баетсын өчен, территорияне чүпләп торган коры-сарыны өемнәргә җыялар.

Чабаксар участок урманчылыгы эшчеләре шул рәвешле 14 гектар мәйданны чистартканнар. Аксубай һәм Ибрай участок урманчылыгы хезмәткәрләре әлеге җәһәттән территорияләрдә актив эш алып баралар. Сезон эчендә Аксубай урманчылыгы буенча 42 гектар мәйданны коры-сарыдан чистарту планлаштырыла.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.


Нет комментариев