Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары “кармәт” урманында Хәтер бакчасы булдырдылар

Чабаксар участок урманчылыгы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Хәтер бакчасы утыртылды.

Моның өчен участок халыкта “кармәт” дип аталган урман кварталында бүлеп бирелгән. Агач утыртуда Андрей Кузьмин җитәкчелегендәге Чабаксар участок урманчылыгы һәм Савруш авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты. Алар технология буенча, һәр үсентене җентекләп утыртып, бик тату эшләделәр. Еллар узгач, төбәкнең табигатен яшь каеннар һәм корычагач бизәп торачак.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев