Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары кар өстенә каен агачы орлыклары чәчәләр

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, беренче кар төшкәч, бер кызыклы һәм мөһим эш башкаралар – каен орлыгы чәчәләр. Булачак ак кәүсәле каен агачларын чәчү карлы буразналарда башкарыла.

Урманчылар төрле агач-куакларның үсү үзенчәлекләрен беләләр. Каен орлыклары билгеле пропорция көл һәм пычкы чүбе белән кушыла. Бу массаны нәзек катлам итеп кар өстенә сибелә. Өстенә тагын кар сибәләр һәм агач щитлар белән каплыйлар. Бу чәчүлекләрне тышкы факторлардан саклый. Яз җитү белән орлыклар шытымнар бирергә тиеш. Ә берничә елдан үсентеләрне урман участокларына күчереп утыртырга мөмкин булачак.

Каен орлыклары Чабаксар, Аксубай һәм Ибрай урман участоклары питомникларында да кар өстенә утыртылачак. Чәчү мәйданы 2000гә якын квадрат метр биләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев