Аксубай урманчылыгы территориясендә 2023 ел урман культуралары астына туфрак әзерләү бара.
Яз җитү белән урман хезмәткәрләре яңа үсентеләр утыртуга керешә алсын өчен, туфракны көзге айларда әзерләп калдыру уңайлырак. 2023 елда дәүләт урман фондында 27 гектар мәйданда яңа үсентеләр утырту планлаштырыла. Бу эшләр Аксубай, Ибрай һәм Чабаксар участок урманчылыкларында тракторчылар Юрий Утеев, Петр Маркин һәм Геннадий Макаров башкара.

Булачак утыртмалар өчен урыннар тигез түгел, алар буенча сабан белән җиңел генә үтеп булмый. Монда киселгән агач төпләре дә, агач тамырлары да, яшь үсентеләр дә очрый. Кайчагында булачак утыртмалар участокларына барып җитү дә кыен. Туфракны вакытында һәм сыйфатлы әзерләү өчен механизаторлардан мондый операцияләрне үткәрүдә күп көч, осталык һәм күнекмәләр таләп ителә. Шулай булуга да карамастан, алар мөһим бурычны уңышлы үтиләр. Сөрелгән участокларда язын имән, корычагач, усак, нарат һәм каен үсентеләре утыртылачак.

Нет комментариев