Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары яңа урманнарга нигез салалар

2023 елның язгы чорында урман хезмәткәрләренә дәүләт урман фонды территориясендә 26 гектарда яңа утыртмалар булдырырга туры киләчәк.

Яз көне урман эшчеләренең кайнар эш вакыты башлана. Ашыгыч, мөһим эшләрнең берсе – агач утырту. Чабаксар участок урманчылыгы хезмәткәрләре урман утыртуны тәмамладылар, хәзерге вакытта алар кыргый хайваннар таптаган урыннарда өстәмә агач утырту белән мәшгуль. Аксубай урман участогында агач утырту тәмамланып килә, Ибрай участок урманчылыгы территориясендә эшләр дәвам итә әле. Урманчылар утырткан төп агач культуралары – каен, корычагач, юкә. Утыртуда шулай ук ябык тамыр системалы чыршы да кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев