Аксубай урманчылары ял итү урыннарын төзекләндерәләр
Язгы җылы көннәр башлангач, урманчылык хезмәткәрләре участок урманчылыкларында ял итү зоналары территорияләрендә тәртип урнаштыруга керештеләр.
Кар эреп беткәч, урман беседкалары янында көздән юлчылар калдырган чүп-чар, агачлардан коелган яфраклар чыга. Ә кайбер урыннарда беседкаларда такталар черегән, буяулары тоныкланган. Урман эшчеләре аларны төзекләндерүгә керештеләр: территорияләрне көнкүреш чүп-чарларыннан чистарттылар, беседкаларны ремонтладылар һәм искергән баннерларны алыштырдылар. Ял итү зоналары уңайлырак булып калды, хәзер монда рәхәтләнеп ял итәргә, табигать матурлыгыннан ләззәтләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев