Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Күркәм гадәт буенча, Урман хезмәткәре көне алдыннан Урман заводы поселогының матур табигать кочагында Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективы җыелды.

– Урманчы эше — урманнарны үстерү һәм саклау ул күркәм һәм әһәмиятле хезмәт. Сез көн саен бу эшкә көчегезне кертәсез. Тырыш хезмәт өчен бөтен коллективка ихлас рәхмәт сүзләрен белдерәм! – дип мөрәҗәгать итте бәйрәмдә катнашучыларга баш урманчы Андрей Ильмухин.

Хезмәттәшләре адресына ул иң изге теләкләрен җиткерде. Җыелучыларның көчле алкышлары астында ул инженер Светлана Ермолаевага һәм урманчылык каравылчысы Николай Анорьевка Мактау грамоталары тапшырды.

Урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

– Быел без шактый зур җитештерү нәтиҗәләренә ирештек, сезнең тырыш хезмәтегез аркасында күп кенә эшләр башкарылды, – дип билгеләп үтте ул. – Урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеш өчен барыгызга да рәхмәт. Бәйрәм белән, хезмәттәшләр!

Киләчәктә уңышлар теләп, ул такта яру станогы операторы Юрий Фомкинга – Мактау грамотасы, урман хуҗалыгы операторлары Алексей Макаровка һәм Дмитрий Шишкинга, шулай ук Чабаксар участок урманчылыгы хезмәткәре Роза Известкинага урманчылыктан Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәйданда бәйрәмчә, иркен атмосфера хөкем сөрде: учакта тәмле ризыклар пеште, самавыр кайнап утырды. Район мәдәният йорты артистларының матур чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Рус, татар, чуаш җырлары бөтен урман буйлап таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев