Аксубай урманчылыгы коллективы Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексын гамәлгә ашыру кысаларында ГТО тапшыруда катнашты.
Тармак хезмәткәрләре физик тәрбия программасын һәм норматив нигезләрен «Юность» УСЗта сынадылар.
Яшь баскычына нигезләнеп, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең «Хезмәткә һәм оборонага әзер» зачетына кулда күтәрелү, басып торган килеш аска таба иелү, урыннан сикерү, ятып торган килеш гәүдәне күтәрү һәм сыгылмалыкка тест кертелде. Нормативларның үтәлешен хөкемдарлар коллегиясе күзәтте. Коллектив әгъзалары үзләренең физик мөмкинлекләрен күрсәтеп, барлык сынауларны да уңышлы үттеләр.
Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.
Нет комментариев