Аксубай урамнарында яңа юл билгеләре ясала
Аксубайда яңа юл билгеләре кую буенча муниципаль юл хәрәкәте иминлеге программасы кысаларында эшләр башланды.
Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә ул пластиктан булачак, бу гадәти буяуга караганда күпкә сыйфатлырак. Аксубай бистәсе башкарма комитеты бюджетыннан җәяүлеләр кичүләрен яңартуга һәм горизонталь юл билгеләрен ясауга, Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров мәгълүматлары буенча, 500 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев