Аксубай укучысы «Сәгыйров укулары»нда призер булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучысы «Сәгыйров укулары»нда призер булды

В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Әминә Минсафина «Сәгыйров укулары» VII төбәкара фәнни‑гамәли конференциясендә призлы урын яулады.

«Туган як язучылары» номинациясе кысаларында Әминә «Әлфирә Галиева мәсәлләрендә әхлак темасы» дигән тикшеренү эшен тәкъдим итте һәм туган як әдәби мирасын тирәнтен аңлавын күрсәтте. Конференциянең жюри әгъзалары укучының уңышын диплом белән билгеләп үттеләр.

Укучының тырышлыгы һәм аның фәнни җитәкчесе — югары квалификацияле категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфирә Галиеваның профессиональлеге уңышның нигезе булды.


Нет комментариев