Бөтенроссия иншалар бәйгесенең төбәк этабы нәтиҗәләре буенча Аксубай 2нче урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Рада Капитонова призлы урын яулады.
Бөтенроссия иншалар бәйгесенең төбәк этабына төрле жанрдагы һәм темалардагы 77 инша тәкъдим ителде. Рада «Бала булу нәрсә ул?» темасына инша язды. Ул теманы тулысынча ачты, барлык фикерләрен белдерде, әдәби юлларга анализ ясады. Жюри Аксубай укучысының эшен лаеклы бәяләде. Аңа призлы урын бирелде. Иҗади җиңүне аның остазы – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Казакова да бүлешә.
Нет комментариев