Аксубай укучыларын табигать турында рәсемнәр бәйгесенә чакыралар
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучыларын табигать турында рәсемнәр бәйгесенә чакыралар

7 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары “Урман – безнең төп кызыксыну” Бөтенроссия балалар рәсемнәре бәйгесенең төбәк этабында катнаша ала.

Бәйгене оештыручылар Россия урманны саклау үзәге.

Номинацияләр:

– “Урманны саклау һәм урманнарны торгызу” (урманнарны үрчетү һәм урманнарны корткычлардан һәм авырулардан саклау темаларына багышланган рәсемнәр);

– “Урман матурлыгы” (урман һәм анда яшәүчеләр сурәтләнгән рәсемнәр);

– “3000 елда урман” (киләчәктә урман темасына фантазияләргә багышланган рәсемнәр).


Нет комментариев