Аксубай укучылары Хәсән Туфанның кече ватанында булдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары Хәсән Туфанның кече ватанында булдылар

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Иске Кармәт авылында – танылган татар шагыйре Хәсән Туфан музей-йортында булдылар.

Музей-йортка сәяхәт күренекле якташыбыз Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулу уңаеннан «Игелекле дөнья» мәгариф программасы кысаларында оештырылды. Балаларны мәдәният учреждениесе директоры Тәгъзимә Низамова ачык йөз белән каршы алды. Ул музей заллары буйлап кызыклы экскурсия үткәрде, Хәсән Туфан өлешенә туры килгән авыр тормыш, сынаулар һәм иҗат юлы туында сөйләде. Балалар шагыйрьнең шәхси әйберләрен, предметларны күрделәр, тарихи фотографияләрне кызыксынып карадылар. Музей-йортта булу укучылар өчен шагыйрь һәм аның туган төбәгенең үткәне турында бик күп яңалыклар ачты.

Фото «Хыял» социаль приюты архивыннан.


Нет комментариев