Аксубай укучылары ветераннарны интернат-йортта котладылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары ветераннарны интернат-йортта котладылар

«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өлкәннәр һәм картлар өчен Федоровка интернат-йортында «Бәйрәм белән Сезне!» дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Социаль бинага бару «1 октябрь – Игелек һәм хөрмәт көне» хәйрия акциясе кысаларында үтте.

Балалар ветераннар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Алар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Балалар интернатта яшәүчеләргә шатлыклы мизгелләр һәм күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Чыгышлар әби-бабайларның күңелләренә шулкадәр үтеп керде ки, алар күз яшьләрен тыеп кала алмадылар. Тамашачылар балаларны чын күңелдән алкышладылар. Интернат-йортта яшәүчеләр яшь артистлар белән киләсе очрашуларны түземсезлек белән көтәләр.

фото


Нет комментариев