Аксубай укучылары тарихны белүдә көч сынаштылар
Аксубайның 2нче урта мәктәбендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган тарих-җәмгыять белеме буенча VII район уеннары финалы узды.
Финалда зональ сайлап алу этапларында җиңүче-командалар катнашты. Интеллектуаль ярышлар ун турдан торды. Аларга Россия, Борынгы дөнья, Урта гасырлар тарихлары һәм җәмгыять белеме буенча биремнәр кертелгән иде. Интеллектуаль уеннарда катнашучылар карта белән эшли белүләрен, тасвирлама буенча тарихи шәхесне билгеләү осталыгын, дөнья мәдәнияте һәйкәлләренең атамаларын, җәмгыять белеме буенча терминнарны һәм дөньяви тарихта төп вакыйгаларны белүләрен күрсәттеләр. Командалар капитаннары Ватан тарихы әһелләре турында эссе яздылар һәм шуның белән командага өстәмә баллар эшләделәр.
Бәйге бай эчтәлекле һәм кызыклы булды.
Турнир нәтиҗәләре буенча тарих укытучысы Наталия Купцова җитәкчелегендә Кәкре Күл мәктәбенең «Россиянең киләчәге» командасы җиңү яулады һәм Кубокка ия булды. Икенче урынны Иске Ильдеряк мәктәбенең «Тарихны белүчеләр» командасы (җитәкче – тарих укытучысы Светлана Альметкина) алды. Өченче урында тарих укытучысы Татьяна Удиярова җитәкчелегендә 3нче Аксубай мәктәбе укучылары. Призлы урыннарны яулаган катнашучылар алтын, көмеш һәм бронза медальләр алдылар. «Импульс» (2нче Аксубай мәктәбе, җитәкче Геннадий Горбунов) һәм «Дүрт мушкетер» (Иске Ибрай мәктәбе, җитәкче Рамил Сөләйманов) командаларына финалчы сертификатлары тапшырылды.
Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев