Аксубай укучылары шахматта һәм шашкада кемнең яхшырак уйнавын билгеләделәр
2007 елгы һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында шахмат һәм шашка буенча район беренчелеге узды.
Ярышларны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды.
Көч сынашуларда авыл һәм район үзәге мәктәпләреннән талантлы шахматчылар һәм шашкачылар катнашты. Укучылар, үзләренең күнекмәләрен, осталыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтеп, һәр йөрешне төпләп уйлап башкардылар, үз позицияләрен якладылар.
Нәтиҗәдә кызлар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
I урында – Есения Безрукова (Аксубайның 2нче мәктәбе);
II урында – Рузия Хөснуллина (Аксубай 2нче мәктәбе);
III урында – Амелия Кәлимуллина (Аксубайның 1нче мәктәбе).
Малайлар да шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
I утырда – Артем Пименов (Аксубай 2нче мәктәбе);
II урында – Энгель Зәйнуллин (Аксубай 3нче мәктәбе);
III урында – Константин Тимофеев (Савгач мәктәбе).
Шахмат буенча команда беренчелегендә урыннар түбәндәгечә бүленде:
I урында – Аксубай 2нче мәктәбе (команданың җитәкчесе Геннадий Горбунов);
II урында – Савгач мәктәбе (Анатолий Охотников);
III урында – Аксубай 1нче мәктәбе (Елена Кәлимуллина).
Шашка буенча кызлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
I урында – Ирина Кондратьева (Аксубай 2нче мәктәбе);
II урында – Ульяна Золина (Аксубай 2нче мәктәбе);
III урында – Анастасия Иванова (Савгач мәктәбе).
Малайлар да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:
I урында – Константин Тимофеев (Савгач мәктәбе);
II урында – Тимур Липатов (Савгач мәктәбе);
III урында – Кәрим Нуруллин (Аксубай 2нче мәктәбе).
Шашка буенча команда беренчелеге нәтиҗәләре:
I урында – Савгач мәктәбе (команда җитәкчесе Анатолий Охотников);
II урында – Аксубай 2нче мәктәбе (команда җитәкчесе Геннадий Горбунов);
III урында – Аксубай 1нче мәктәбе (команда җитәкчесе Елена Кәлимуллина).
Призерларны җиңү белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов җылы котлады, грамоталар, призлар тапшырды һәм спортның интеллектуаль төрендә, укуда уңышлар теләде.
– Әлеге ярышлар районның яшь шахматчылары һәм шашкачылары тормышында якты вакыйга булды, – дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов. – Алар интеллектуаль уеннарның – мавыктыргыч вакыт уздыру гына түгел, шулай ук катнашучылардан тирән белем, логик фикер йөртү һәм чикләнгән вакыт шартларында карарлар кабул итә белүне таләп итә торган спортның җитди төре дә булуын исбатладылар.
Фото: районның шахмат клубы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев