Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котладылар

Иске Үзи мәктәбенең 4 һәм 5 сыйныф укучылары әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котларга дип Федоровка интернат-йортына килделәр.

Беловка авылы фольклор төркеме белән бергә алар җырлар, шигырьләр һәм биюләр әзерләгәннәр.

Балалар үз куллары белән матур открыткалар ясаганнар, иң изге теләкләр язганнар һәм аларны өлкәннәргә бүләк иттеләр.

Иң мөһиме – балалар үзләренең чыгышлары һәм аралашулары белән өлкәннәргә карата сөенеч һәм кайгыртучанлык күрсәттеләр. Бу көн алар өчен игелек һәм кешелеклелек дәресе булды.

Мәктәп укучылары һәм укытучылар инде яңадан килергә планлаштыралар, чөнки мондый очрашулар өлкәннәргә дә, балаларга да кирәк.

Фото Иске Үзи мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев