Аксубай укучылары музейда декоратив сәнгатькә өйрәнәләр
Кышкы каникуллар чорында туган якны өйрәнү музеенда “Кыш бабайның Яңа ел остаханәсе” эшли.
Быелгы каникул көннәре Аксубай укучылары өчен аеруча кызыклы, чөнки туган якны өйрәнү музеенда булып, үткәннәргә күз салып, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнергә була.
Балалар крестьян көнкүреше белән танышалар, осталык дәресләрендә катнашалар. Музей хезмәткәре җитәкчелегендә балалар гипстан ясалган яңа ел уенчыкларына бик теләп рәсемнәр төшерәләр. Бик матурһәм кызыклы яңа ел уенчыклары килеп чыга. Укучылар өчен бу эшчәнлек әле шунысы белән дә файдалы, чөнки ул пөхтәлеккә өйрәтә. Шулай ук балалар музейда оештырылган викториналарда бик теләп катнашалар. Бу бай эчтәлекле каникул көннәре алар күңелендә озак истә калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев