Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары мәктәп урманчылыклары слетына әзерләнә

Аксубай 2нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетында катнашачак.

Ел саен үткәрелә торган яшь урманчылар ярышы Лубян урман-техник көллияте базасында узачак. Химия һәм биология укытучысы Надежда Панюкова җитәкчелегендәге команданы Аксубай урманчылыгы белгечләре өйрәтә.

Алар урман утыртуның төп ысуллары, урман хуҗалыгында машиналарны эксплуатацияләү, янгынны сүндерү кагыйдәләре турында сөйләделәр, үсемлекләрне яфраклары һәм үсентеләре буенча билгеләргә өйрәттеләр, буссоль – урман киңлекләрендә эшләрне башкару өчен кирәкле прибордан ничек файдаланырга икәнен күрсәттеләр. Алда – дулкынландыргыч бәйгеләр. Профессионаллардан алынган урман белеме дәресләре ышаныч бирәчәк, катнашучыларга катлаулы биремнәрне үтәргә ярдәм итәчәк.

Фото Аксубай урманчылыгы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев