Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары лагерьларда ял итәчәк

Аксубай районы мәктәпләреннән 40 укучы Марий Эл республикасының сәламәтләндерү лагерена ялга китте.

Китүчеләр арасында – күп балалы, “Хыял” приютында, шулай ук социаль яктан уңышсыз булган гаиләләрдәге балалар. Аларның күбесенең лагерьларда ял итү өчен юлламалар сатып алу мөмкинлеге юк, дәүләт ярдәмгә килде.

Сәламәтләндерү лагере елга буендагы бик матур урман янында урнашкан, саф һава. 15 көн эчендә балалар сәламәтлекләрен ныгытачак, күңел күтәренкелеге алачак. Ял итүчеләрнең мәдәни программасы төрле. Балаларны иҗади остаханәләр, мавыктыргыч очрашулар, кичәләр һәм тарихи урыннарга сәфәрләр көтә.

Фото: опека һәм попечительлек бүлеге архивыннан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев